Узган атнада Республикабыз башкаласында зур чара — «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы үткәрелде. Иртәгә, 21 майда, Россия мөселман өммәте мөһим датаны – исламны рәсми кабул итү көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә була. Бүгенге “Яңа көн” тапшыруы әлеге әһәмиятле вакыйгаларга багышлана.
Хәзер сезнең игътибарыгызга форум кысаларында оештырылган төп чараларга күзәтү тәкъдим итәбез. Аны Ания Гыйбадуллина һәм Фәнис Мөхәммәтов әзерләде.











