Шушы көннәрдә Актаныш районында “Киләчәккә адым” фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Фестиваль дәвамында укучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Йомгаклау тантанасында иң уңышлы катнашучылар бүләкләнде, остазларга һәм педагогларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Мәдәният йорты фойесында укучылар үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Аларның эшләнү тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштыра. Киләчәккә адым техник иҗат фестиваленең быелгысы күп канашучылар һәм кул эшләнмәләре белән аерылып торды.
Фестиваль, үз эченә 7 төрле юнәлешне алды. “Мин оста”, “21 нче гасыр кулибины”, иң гади автомодельләр ярышында, фотография һәм скульптуралар конкурсында егет-кызлар үз осталыкларын күрсәтте.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы район мәдәният йортына иң-иңнәрне җыйды. һәр төр бәйге буенча алдынгы урыннарга ирешүчеләр сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде.
Актанышның 2нче санлы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әмир конкурсның берничә юнәлешендә үзен сынап карый. Нәтиҗәдә матур гына уңышларга ирешә. Әлеге бәйгедә ул гран-прига лаек булды.
Район башлыгы Ленар Зарипов эшче һөнәрләрне пропагандалаучы, киләчәк һөнәргә кызыксынуны арттыручы мондый бәйгеләрдә, һәрвакыт актив катнашырга чакырды.
Регина Салахова, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.











