Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аны Россиядә иң абруйлы һәм хөрмәтле закон чыгаручыларның берсе дип саныйлар. Аның биографиясендә — нефть предприятиесе эшчесеннән Әлмәттә нефть башкаласы җитәкчесенә кадәр. 91 нче елдан, Фәрит Мөхәммәтшин республика Парламентын җитәкли.90 нчы еллар уртасында ул Премьер-министр булып эшләде. Минтимер Шәймиев белән тыгыз сәяси дуэтта, яңа Россия һәм хәзерге Татарстан үсешенең иң катлаулы елларын уза алды. Озак еллар Парламент Рәисе, республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов командасында — ул сәяси һәм закон чыгару кырында эшли. Бүгенге көндә Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, аның илнең сәяси системасына керткән өлешен- күп тапкырлар Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көнгә кадәр Татарстан халыклары ассамблеясен, республика волейбол федерациясен, «ГАЗ-21» ретро-автомобильләр клубын җитәкли. Аны үз остазы дип күп кенә сәясәтчеләр, парламентарийлар, җитәкчеләр һәм хәтта журналистлар да саный. Безнең “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы да барлык котлауларга кушыла, һәм ихлас күңелдән Фәрит Хәйрулловичка сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!











