Шушы көннәрдә Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 13 тапкыр «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Сәйяр фестивале елдан- ел киңәя бара. Быел гына да меңнән артык тетар коллективы катнашты.Кем төп бүләккә лаек булды? Бу турыда алдагы язмада.
Респбуликабаызда гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклардай төрле проектлар гамәлдә. Шулар арасынңа «Сәйяр» фестивале аерым игътибарга лаек. Быел Фестивальдә республика мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан бик күп үзешчән театрлар, шул исәптән чуваш, удмурт һәм мари телләрендә спектакльләр куючы коллективлар катнашты.
Чарада катншаучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
Сәйяр Фестивале Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән берлектә үткәрелә. Быел балаларның чыгышлары биш зонада үзды: Әлмәт, Яр Чаллы, Буа, Олы Әтнә һәм Казанда.
Фестивалнең төп бүләге гран- прига Әлмәтһәм Минзәлә районнарының театр коллективлары лаек дип табылды.
Чулпан Әмири. Гөлүсә Хасанова. Ленар Хәбибуллин Татартсан яңалыклары.











