Җәй җитүгә дә күп калмады. Киләсе атнадан мәктәп укучыларның җәйге каникулы башлана. Җәй айлары — ул ял итү генә түгел, мавыктыргыч сәфәрләр, аралашу, һәм балалар сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч чор да булып тора. Респбуликбаызда мәктәп яны лагерлары ачыла, төрле музейларда, мәдәният үзкләрендә балалар өчен кызыклы, тематик чаралар каралган. Мәктәп яны лагерьларында беренче смена 28 нче майдан, шәһәр яны лагерьларында 31 майдан ачыла.Барлыгы Казанда 200 лагерь эшләячәк.Анда 40 меңләп бала ял итер дип көтелә.Ә инде башкалабызның барлык паркларында җәйге сезон бу атнада шимбә көнне ачыла. Программада балалар өчен — концертлар, мастер-класслар, уеннар оештырыла.











