Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 60% ка башкарылган. Ә кайбер районнарда инде ахырына да якынлаша. Әйтик, Яшел Үзән раойнында барлык мәйданның 80% ы чәчелгән инде. Хәзер көнбагыш һәм кукуруз утырту бара. Сыйфатны тизләтү һәм арттыру өчен заманча техниканы да кулланалар.











