2027 нче елда Казанда Идел буе демографик форумы узыр дип көтелә. Ул Татарстан Фәннәр академиясе Гаилә һәм демография үзәгенең 20 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясендә оештырылган «Заманча гаилә: иминлек трендын формалаштырып» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә әйтелде. Утырыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын, республика Хөкүмәте вәкилләрен һәм галимнәрне берләштерде. Шулай ук, очрашуда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.











