Казанда беренче төзекләндерелгән ишегалды тапшырылды.
Безнең ишегалды программасы буенча Казанда беренче ишегалды тапшырылды. Бу башкаланың Авиатөзелеш районында Беломорская һәм Чапаев урамнары йорт яны территориясе.
Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар куелды. Шулай ук, яктырту утлары барлыкка килде, юл өслеге яңартылды. Быел Казанда барлыгы 246 объект төзекләндерелер дип көтелә.











