Бу көннәрдә тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, академик, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһиров үзенең туган көнен билгеләп үтте. 90 яшьлек юбилее уңаеннан Индус Ризакович безнең студиядә булып китте. Аның белән әңгәмәне журналист Ания Гыйбадуллина үткәрде.
Программа Халыкара Гаилә көненә багышлана. Тапшыруда Балык Бистәсе районыннан төрле милләт гаиләләре катнаша. Алар үз милләтләренең гореф- гадәтләре турында сөйлиләр, үз телләрендә җырлар башкаралар.










