Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскка килде.
Минск Бресттан соң Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында булган икенче шәһәре булды.
Бүген 25 майда эш программасы дәвам итәчәк — берничә сәнәгать предприятиесендә булу, эшлекле очрашулар һәм «Тәмле Казан» фестивалендә катнашу планлаштырыла.
Искәртәбез, «Тәмле Казан» фестивале Минск шәһәрендә Казан шәһәре көннәре кысаларында уза.
Әлмәттә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте хезмәт коллективларының видео элемтә аша еллык конференциясе узды. Компаниянең генераль директоры Наил Маганов узган елгы эшкә йомгак ясады, 2026 елга эшнең төп юнәлешләрен билгеләде.
Татарстанда Корбан гаетенә хәзерлек бара. Быел Корбан гаете бу атнаның чәршәмбе көне — 27 майга туры килә. Корбанга маллар чалу гает намазыннан соң башлана һәм махсус билгеләнгән урыннарда өч көн дәвам итә.
2027 елда Казанда Идел буе демография форумы узачак. Ул Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Гаилә һәм демография үзәгенең 20 еллыгына багышланачак. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясендә оештырылган «Заманча гаилә: иминлек трендын формалаштыру» дигән түгәрәк өстәлдә әйтелде.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсендә алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул Белоруссиядә тарихи хәтерне саклау, үсеп килүче буында патриотлык тәрбияләү буенча нинди эш алып барылуына соклануын белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән дә очрашты. Ул Брест өлкәсендә булган предприятиеләр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты, төбәкләр дәрәҗәсендә мондый эшнең икътисадый потенциалын тирәнрәк күрергә, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирүенә игътибар итте.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арчада Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә,«Арча» сәнәгать паркы предприятиеләрендә, Айзат Сәлаховның Сеҗе авылында нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгында булды, эшмәкәрләр Аллеясын ачуда катнашты, Арчада авыл халкының эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга багышланан зона киңәшмәсен үткәрде.










