Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтә. Китапханә — дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара. Китапханәчеләр кешеләрне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта. Югары технологияләр дә, заманча мәгълүмат чаралары да китапны алыштыра алмый. Бүегнгесе көндә китапханәләрдә даими рәвештә төрле чаралар оештырылып тора. Сүз уңаеннан Татарстан китап нәшер итү буенча беренче урында тора.











