Бу атнаның төп һәм мөһим чарасы иртәгә билгеләп үтеләчәк – мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Без тапшыруларыбызда корбан чалу кагыйдәләре, шартлары турында һәрдаим сөйләп тордык, бәйрәм чараларына әзерлек эшләре инде тәмамлану алдында. Бүгенге “Күркәм эшләр эзеннән” тапшыруында без ислам диненең аерылгысыз бер предметы турында сөйләргә уйладык. Аерым алганда, сүз мөселманнарның биш вакыт намазы укыла торган келәм – намазлык турында булыр. Бүгенге көндә бездә Иран, Төркия, Гарәп илләреннән кайтарылган намазлыклар киң кулланылышта йөри. Шул уңайдан Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмә-проектын тәкъдим итеп җәмгыятьнең игътибарын нәкъ менә әби-бабайлар мирасы булып сакланып калган, үзебезнең җирлектә эшләнгән һәм кулланылган татар намазлыкларына юнәлтергә тели. Музейларда саклана торган татар намазлыклары әллә ни күп түгел, ә мираска аеруча игътибарлы булган кешеләрнең сандыкларында элеккеге намазлыклар әле булырга мөмкин. Ислам мәдәнияте музеенда оештырылачак “Татар намазлыгы” күргәзмәсенә вакытлыча гына тапшырып, аларны башкаларга да күрсәтеп була. Бүгенге әңгәмәбез шушы уникаль проект турында булыр.










