Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсендә алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул Белоруссиядә тарихи хәтерне саклау, үсеп килүче буында патриотлык тәрбияләү буенча нинди эш алып барылуына соклануын белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән дә очрашты. Ул Брест өлкәсендә булган предприятиеләр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты, төбәкләр дәрәҗәсендә мондый эшнең икътисадый потенциалын тирәнрәк күрергә, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирүенә игътибар итте.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арчада Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә,«Арча» сәнәгать паркы предприятиеләрендә, Айзат Сәлаховның Сеҗе авылында нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгында булды, эшмәкәрләр Аллеясын ачуда катнашты, Арчада авыл халкының эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга багышланан зона киңәшмәсен үткәрде.
Көндезге чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белорусь башкаласы Минскийда «Тәмле Казан» фестивалендә булды, берничә төр маркадагы җиңел автомобильләрне җыюга махсуслашкан Белорусь-Кытай уртак предприятиесе — “БЕЛДЖИ» заводында булды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны уку елы тәмамлану һәм тормышның яңа этабына күчү белән котлады.
Бөтендөнья татар конгрессында академик, күренекле галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Индус Ризак улы Таһировның 90 яшьлеген билгеләп үттеләр. Очрашуга зыялы шәхеснең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дуслары, чордашлары җыелган иде.
Кичке чыгарылышлар.
Татарстан Министрлар Кабинетында Балаларны Халыкара яклау көненә һәм “Татарстанда җәй” балалар республика программасын үтәү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1 июньдә балаларны Халыкара яклау чараларын һәм җәйге ялны оештыруда дәүләт хакимияте органнарының бергәләп эшләвен оештыру бурычларын бәян итте.
Татарстанда махсус хәрби операция башланганнан бирле, суд приставлары бурычы җыелган 16 мең кешегә карата кузгатылган тикшерү эшләрен туктаткан. Бу гомуми суммасы 4 миллиард сумлык 63 мең эшкә кагыла.