Иртәнге чыгарылыш
Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Республикабыз мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре өч сәгать элек башланды. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә оештырылган бәйрәм чараларында катнашты ТР мөфтие Камил Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды.
Бүген — Корбан гаете. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Дин кардәшләрне Корбан гаете белән Татарстан Диния Нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да котлады.
Татарстан Министрлар Кабинетында Балаларны Халыкара яклау көненә һәм “Татарстанда җәй” балалар республика программасын үтәү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1 июньдә балаларны Халыкара яклау чараларын һәм җәйге ялны оештыруда дәүләт хакимияте органнарының бергәләп эшләвен оештыру бурычларын бәян итте.
Татарстанда махсус хәрби операция башланганнан бирле, суд приставлары бурычы җыелган 16 мең кешегә карата кузгатылган тикшерү эшләрен туктаткан. Бу гомуми суммасы 4 миллиард сумлык 63 мең эшкә кагыла. Татарстанның баш суд приставы урынбасары Альберт Ибәтуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген дөнья мөселманнары иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Ил мөселманнарын гает белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады. Иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Әл Мәрҗани» мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан узган бәйрәм намазында катнашты. Бүген республикабыз тарихында мөһим тагын бер дата да билгеләп үтелә. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декрет имзалана.
Кичке чыгарылыш.