Ел саен, 28 май көнне, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.
Россия чик сакчыларына мәйданы буенча дөньядагы иң зур дәүләт чиген якларга туры килә. Аның гомуми озынлыгы 61 мең км тәшкил итә. Россия 18 ил белән чиктәш. Бүген чик буе хезмәтенең төп бурычлары арасында-терроризм, наркотрафик, легаль булмаган миграция һәм дәүләт чигендә контрабанда белән көрәш. Әгәр элек чикне саклау системасы чик бозучыларны тоткарлауга юнәлтелгән булса, хәзерге вакытта төп көч чик буе хокукка каршы эшчәнлеген чикләүгә юнәлдерелгән. Ел саен чикләрдә законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнүче 100дән артык оешкан җинаятьчел төркем эшчәнлеге ачыклана һәм чикләнә.











