Иртәнге чыгарылыш
Уку елы тәмамлану белән бер үк вакытта җәйге сәламәтләндерү кампаниясе дә башлана. Бу көннәрдә Түбән Новгородта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы уза. Минзәлә муниципаль районында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль Кыр көне узачак. 28-29 май көннәрендә Казанда «Тыныч вакытта һәм сугыш чорында кичектергесез хирургия» II хирурглар конгрессы узачак.
Көндезге чыгарылыш
Казанда 3-5 июльдә яхта индустриясе һәм су туризмы фестивале узачак. Бу турыдагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Чара «Призма» яхт-клубы территориясендә үтәчәк. Фестиваль Россиянең яхта һәм катерлар җитештерүчеләренә ярдәм итү, шулай ук су туризмын үстерү максатыннан оештырыла.
Ел башыннан Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека программасы буенча 1 мең 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Республикада гомуми мәйданы 65 мең квадрат метр булган 31 йорт файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 43 процентын тәшкил итә.
«Шомбай-фест»VI Халыкара курчак театрлары фестиваленең программасы игълан ителде. Фестиваль Казанда 17-21 июнь көннәрендә узачак. Быел фестиваль дөньяның төрле илләренән театр коллективларын җыя.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Буада авыл халкы эшчәнлеге нәтиҗәләрен яхшырту мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә катнаша.
Ел башыннан Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека программасы буенча 1 мең 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Республикада гомуми мәйданы 65 мең квадрат метр булган 31 йорт файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 43 процентын тәшкил итә.
«Шомбай-фест»VI Халыкара курчак театрлары фестиваленең программасы игълан ителде. Фестиваль Казанда 17-21 июнь көннәрендә узачак. Быел фестиваль дөньяның төрле илләренән театр коллективларын җыя.
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Акционерлар холдингның еллык хисабын, 2025 ел өчен еллык бухгалтерлык хисабын расладылар, шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы әгъзаларын сайладылар. Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг»АҖ Директорлар советы әгъзалары утырышы булды. Холдингның Директорлар советы җитәкчесе итеп яңадан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Республика Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны холдингның Директорлар советы рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Буада авыл хезмәтчәннәре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген яхшырту мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсен үткәрде.










