Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Акционерлар холдингның еллык хисабын, 2025 ел өчен еллык бухгалтерлык хисабын расладылар, шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы әгъзаларын сайладылар. Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг»АҖ Директорлар советы әгъзалары утырышы булды. Холдингның Директорлар советы җитәкчесе итеп яңадан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Республика Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны холдингның Директорлар советы рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Буада авыл хезмәтчәннәре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген яхшырту мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсен үткәрде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә кече нефть компанияләренең 2026 елның беренче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә нефть чыгару компанияләре җитәкчелеге, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе, башка ведомстволар вәкилләре катнашты.
Татарстанда сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә. 1 миллион 611 мең гектар чәчелгән.. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров авыл халкының эш нәтиҗәләрен яхшырту һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча Буа районында узган семинар-киңәшмәдә белдерде.
Казан федераль университетында уку йортының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты гыйльми советының тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Советының беренче, икенче, өченче чакырылыш депутаты Индус Таһировка 90 яшь тулуга багышланган киңәйтелгән тантаналы утырышы узды.
Кичке чыгарылыш
Түбән Кама Боз сараенда Химиклар көненә багышланган бәйрәм концерты уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм Татарстан өчен бик мөһим, чөнки нәкъ менә нефть химиясе комплексы республика икътисадының нигезе булып тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» АҖ объектларында булды. Ул иң беренче булып яңа ремонтланган күп функцияле административ-көнкүреш корпусын карады.
Татарстанда сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә. 1 миллион 611 мең гектар чәчелгән.. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров авыл халкының эш нәтиҗәләрен яхшырту һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча Буа районында узган семинар-киңәшмәдә белдерде.










