Иртәнге чыгарылыш
Бүген Халыкара балаларны яклау көне. Татарстан Республикасындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Быел Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханының төп этаплары башлану вакыты үзгәрде.
Бу атнада Минзәлә муниципаль районында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль Кыр көне узачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин Казанда Островский урамындагы дәүләт яшь тамашачы театры бинасында булдылар. Театрда 2025 елның язында башланган реставрация һәм ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында “КамАЗ -Мастер” командасын Кытайда узган «Такла-Макан» ралли ярышында җиңүе белән котлау урнаштырган.
Татарстанда язгы чәчү тәмамланды. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән. Быел, терлек азыгының былтырдан калган запасларын исәпкә алып, 3 миллион 200 мең тонна сенаж, 3 миллион 700 мең тонна силос салырга, 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак.











