1 июньнән 20 июньгә кадәр Казан Кирмәнендә Спас манарасы музеенда «Казан Тәрәзәләре: чорлар аша күзәтү» балалар рәсемнәре күргәзмәсе эшли. Бизәкле тәрәзә йөзлекләре, челтәрле пәрдәләр, бүлмәләр эченнән чыккан җылы яктылык — болар барысы да безнең тарих! Рәсемнәр кешеләрнең көнкүреше, ата-бабалары белән бәйләнеше турында сөйли. Күргәзмәнең тантаналы ачылышыннан безнең сюжет.











