Иртәнге чыгарылыш
Татарстан ХөкүмәтеЙортында Республика Рәисенеңкадрларрезервындакатнашучыларпроектларыняклаубулды. ЧарадаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов,Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан резервчылар остазлары, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан июнь аенда бюджет кредитлары буенча 23 миллиард 700 миллион сумлык бурыч бетереләчәк. Бу хакта республика Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында Татарстан Финанс министры Марат Фәйзрахманов белдерде.
Татарстанда республиканың дәүләт телләрен һәм төбәк халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән һәм 2036 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасының яңа редакциясе расланды. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин рус телен һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында үз киңәшчесе Елена Ямпольскаяның илдә балалар китабы көнен билгеләү һәм аны 26 мартта билгеләп үтү тәкъдимен хуплады.
Быел Татарстан лагерьларында балалар ялын финанслау күләме 21 процентка күбрәк. Балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыру – әһәмиятле социаль программа. Ел саен ел дәвамында лагерьларда 200 меңнәк артык бала ял итә.
Габдулла Тукайның әдәби музеенда әдәбият классигы Фатих Әмирханның күптән түгел генә басылып чыккан алты томлык әсәрләр җыентыгы турында фикер алышу узды.Быел күренекле татар язучысы һәм публицистының тууына 140 ел тулды. Февраль аенда Татарстан Фәннәр Академиясендә әдипнең әсәрләренең академик җыентыгының алты томы рәсми рәвештә җәмәгатьчелеккә тәкъдир ителде.
Кичке чыгарылышлар

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Сабиров Радик Рәшит улының йөрәге тибүдән туктады. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-7 2.0 индустрия паркы мәйданчыгында булды. Мәйданчык Яшел Үзән районында урнашкан. Бу Татарстанда беренче шәхси индустрия паркы. Рөстәм Миңнеханов биредә эшчәнлек алып баручы компанияләр белән танышты.
Казандагы элеккеге ЦУМ бинасында урнашкан уникаль осталар үзәге Татарстан һәм тулаем республика мәдәниятенең йөзе булып тора һәм анда мәйданчык таләпләренә туры килгән һөнәрчеләр эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан Татарстан эшмәкәрләре белән очрашуда белдерде.
Татарстанда барлык сәнәгать продукциясенең 20 проценты сәнәгать паркларындагы кече һәм урта бизнес тарафыннан җитештерелә. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумының төбәкләрне үстерү өчен зур һәм кече бизнесның көчләрен берләштерүгә багышланган сессиясендә Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сөйләде.