Күренекле татар әдибе Фатих Әмирхан, татар матбугаты үсешенә, әдәбият һәм театрның яңа юнәлешләрен булдыруга зур өлеш керткән шәхес. Бу көннәрдә Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасын тәкъдим иттеләр.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан, берничә ел дәвамында алып барылган зур гыйльми проект тәмамланды. Томнарны әзерләүче галимнәр алдына Фатих Әмирханның киңкырлы иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген барлау, язма мирасын тулы рәвештә туплау, автор ихтыярын саклаган хәлдә укучыга җиткерү бурычы куелган иде. Алты томлыкка әдипнең моңарчы җыентыкларга керми калган мәкаләләре һәм документаль материаллары да җыйналган. Китапны тәкъдим итү чарасында җыентыкларны төзүчеләр, әдәбият галимнәре, һәм әдәбият сөючеләр катнашты.











