Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чаралар дәвам итә. Әлбәттә, аларның кызган чагы күренекле шәхеснең туган көне апрель аена туры килде. Ә менә май башында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан татар шагыйре Габдулла Тукайның 150 еллыгы Бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үтелүе турындагы Указ имзалануы планлаштырылган вакыйгаларга яңа сулыш өрде. Татар халкының әдәби мирасын барлауга һәм саклауга илкүләм игътибар булуы бөтен җәмәгатьчелекне, милләтебезне сөендерә, әлбәттә.










