Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-7 2.0 индустрия паркы мәйданчыгында булды. Мәйданчык Яшел Үзән районында урнашкан. Бу Татарстанда беренче шәхси индустрия паркы. Рөстәм Миңнеханов биредә эшчәнлек алып баручы компанияләр белән танышты.
Казандагы элеккеге ЦУМ бинасында урнашкан уникаль осталар үзәге Татарстан һәм тулаем республика мәдәниятенең йөзе булып тора һәм анда мәйданчык таләпләренә туры килгән һөнәрчеләр эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан Татарстан эшмәкәрләре белән очрашуда белдерде.
Татарстанда барлык сәнәгать продукциясенең 20 проценты сәнәгать паркларындагы кече һәм урта бизнес тарафыннан җитештерелә. Бу хакта Петербург халыкара икътисадый форумының төбәкләрне үстерү өчен зур һәм кече бизнесның көчләрен берләштерүгә багышланган сессиясендә Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сөйләде.
Көндезге чыгарылыш
17-19 июньдә Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитына 13 делегация чакырылган.11 делегация – АСЕАН оешмасына кергән илләр. Россия Тышкы эшләр министрлыгы ягыннан өстәмә рәвештә Халыкара оешмаларның берничә лидерын чакыру күздә тотыла.
Быел Казанда гомуми бәясе 21 миллиард сумнан артык булган масштаблы юл-төзелеш эшләре башкарылачак. Шул исәптән «Россия – АСЕАН» саммиты делегацияләренең маршрутларындагы юл участоклары да төзекләндереләчәк.
Нурлат районында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән яңа «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагереның тантаналы ачылышы булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Республика Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов, республика Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнаша. Татарстан форумда үз стендын тәкъдир итте, анда төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашуында төбәк энергетикасын үстерү,Татарстанда гамәлгә ашырыла торган энергетика өлкәсендәге проектлар турында фикер алышынды.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышы киләсе атнаның дүшәмбе көнендә — 8 июньдә узачак. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды. Көн тәртибенә 20 мәсьәлә тәкьдим ителде.










