Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы Фатыйха Аитова тууына 160 ел.
Казанның 12нче кызлар гимназиясе Фатиха Аитова исемен йөртә һәм анда мәгарифебезнең гүзәл энҗесе Фатиха Аитовага багышланган музей эшли. Хәтер сагында торучы музейдан хәбәрчеләребез язмасы.
Чын мәгънәсендә милләт өчен дип яшәгән, аның өчен дип байлыгын да, вакытын да, гомерен дә кызганмаган фидакарь җан булган ул – Фатыйха Аитова. Байлык белән генә түгел, халыкка кылган игелекләре, мәгарифкә олы хөрмәтләре, аны үстерүгә куйган хезмәтләре белән дә билгеле ул Яушевлар. Әлеге музейда аларның гаилә тарихы, кылган гамәлләре, барысы да кадерләп саклана.
Әлеге гимназия Фатиха Аитова исемен йөртә. Быел аның тууына 160 ел тулды.
Мөршидә Җиһан . Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.











