Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнаша. Татарстан форумда үз стендын тәкъдир итте, анда төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышырга мөмкин.
Иннополис Университеты һәм «Группа С» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Ул бизнесны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендә белгечләр әзерләү юнәлешендә төбәкнең уку йортлары белән хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышы киләсе атнаның дүшәмбе көнендә — 8 июньдә узачак. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды. Көн тәртибенә 20 мәсьәлә тәкьдим ителде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында — күпанлы рәсми очрашулар үткәрә, төрле юнәлешләрдә килешүләр, меморандумнар имзалауда катнаша.
Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Венгрия: традиция һәм хәзерге заман» дигән күргәзмә ачылды.Ул илнең мәдәни мирасын фотосүрәтләр һәм декоратив-гамәли сәнгать аша тәкъдим итә.. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе хакимияте Җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Венгрия, Төркия, Казахстан һәм Үзбәкстан генераль консуллары бар иде.
Быел Татарстанда республиканың 11 районында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 560 ишегалды территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Бу максатларга 10 миллиард сум акча каралган.
Кичке чыгарылышлар
Берничә минут элек Петербург Халыкара икьтисадый форумының пленар утырышы башланды. Утырышның темасы – “Прагматик диалог: тотрыклы киләчәккә юл” дип атала. Анда Россия Федереациясе Президенты Владимир Путин, кайбер чит илләр җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Петербург Халыкара форумында Россия Федерациясе төбәкләрендә инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре игьлан ителде. Татарстан Республикасы Мәскәү белән бергә, илкүләм рейтингта беренче урынны алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» компаниясе идарә рәисе урынбасары — перспективалы үсеш департаменты җитәкчесе Олег Аксютин белән очрашты. Алар уртак проектларны гамәлгә ашыру, «Казанькомпрессормаш» предприятиесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Петербург Халыкара икьтисадый форумының пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, кайбер чит илләр җитәкчеләре чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Петербург Халыкара форумында Россия Федерациясе төбәкләрендә инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре игьлан ителде. Татарстан Республикасы Мәскәү белән бергә, илкүләм рейтингта беренче урынны алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашуда рсепубликаның авыл хуҗалыгындагы казанышлары, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү » программасын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.










