Табигатьнең шау чәчәктә чагы. Урамнарда, паркларада, скверларда – ап-ак шомыртлар, чияләр, сиреньнәр, аламагачлары, каштаннар… Әкият инде менә. Шуңа күрә дә без бүгенге чыгарылшыбызда “Әкият капчыгы” сәхифәсен тәкъдим итәргә буллдык.
Һәр әкиятнең төбендә тирән фикер бар, аны тоя белергә генә кирәк. Менә, “Камыр батыр” дигән данлыклы бер әкиятне тыңлап карыйк әле. Аны бик оста әкиятче чыгарган. Ә инде яраткан артискабыз – Дания Нурулы апагыз аны тагын да остарак итеп сөйли.










