Авылларда бәйрәмгә бүләк җыю саклана. Милли киемнәрдән урамнарга гармун моңнарын, халкыбыз җырларын яңгыратып бәйрәм рухы тарата. Бирнә җыясы көнне алдан белеп, сабантуй бүләкләрен әзерләп капка төпләренә чыгып каршы ала халык. Урамнардан гармунчылар матур көйләр уйнап уза, кызлар аларга кушылып җырлый. Бирнәләрне салырга җигелгән атлары да бар. Яшь киленнәр чиккән сөлгеләрен тапшыра. Казанда да бүләк җыю йоласы елда уза. Быел ул 18нче юньгә билгеләнгән. Күңел ашкынып көткән бәйрәмне күңел тынычлыгы белән каршы алырга насыйп булсын.











