Иртәнге чыгарылыш
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Чаллыга килде. «Бигеш » халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршылады. Алар Татарстанда җитештерелгән «Aurus Senat» автомобилен сынап карадылар. митрий Патрушев һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»автомобиль заводында булдылар.
Биш атна эчендә «Курше «фестиваленә һәм «Мирас» махсус проектына 1 меңнән артык гариза килгән. 57 җиңүчедән торган проект формалаштырылды, алар арасында 40 млн сумлык приз фонды бүленәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары департаменты җитәкчесе Данил Данилов белдерде.
Ел башынан алып, Татарстан сулыкларында 21 гадәттән тыш хәл булган, 13 кеше батып үлгән, 14 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казанга килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Бүген Сергей Лавров Коллектив иминлек турындагы шартнамә оешмасында катнашучы дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлары Советы утырышында катнаша.
12 июньдә — Россия көнендә Казан Кремлендә традициягә әйләнгән «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале узачак. Фестиваль алдыннан Казан Кремле территориясендә милли костюмнарда «Халыклар дуслыгы парады» ның Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе инициативасы белән масштаблы йөреше оештырыла.
Биш атна эчендә «Курше «фестиваленә һәм «Мирас» махсус проектына 1 меңнән артык гариза килгән. 57 җиңүчедән торган проект формалаштырылды, алар арасында 40 млн сумлык приз фонды бүленәчәк.
Кичке чыгарылышлар
Казанда коллектив иминлек турындагы шартнамә оешмасы дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары Советы утырышында катнашучылар Җиңү паркында булдылар, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казанда Коллектив иминлек турындагы шартнамә оешмасында катнашучы дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлары Советы утырышын үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Новгородта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80 нче утырышында катнашты. Парламентарийлар төзелешне үстерү, территорияләрне комплекслы үстерү проектларын, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.