Иртәгә илебез өчен зур бәйрәм — Россия көне. Туып-үскән җиребезнең иң зур байлыкларының берсе – күпмилләтлелек. 2026 елның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Халыклар бердәмлеге елы булып игълан ителүе дә бу мәсьәләгә илебездә һәрдаим игътибар бирелүе турында сөйли. Гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләренең татулыкта яшәүләре зур казаныш та һәм зур җаваплылык та. Бу традицияләрне саклап та калырга, аларны киләчәк буынга тапшырырга да кирәк бит әле. Бүгенге тапшыруыбызны без шушы темага багышларга уйладык. Игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк репортаж Балык бистәсе районыннан әзерләнде.










