Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте Бакый Урманченың шәҗәрәсен барлый.
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне!” Әйе, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән Эльвира Казакова, Кануга Юлдашева, Эльвира Рәхимова әле кайчан бер арага килеп әнә шундый туганлык шатлыгы хөкем сөргән шартларда күрешеп, аралашыр иде. Бакый агага нәсел җепләре әнисе Мәхҗүбәның бертуган сеңлесе Рабига аша барып тоташкан Кануга Юлдашева Чабаксар шәһәрендә яши.
Кануга ханым да бик иҗади шәхес булып чыкты. Аның турындагы һәр мәкаләне җыеп бара. Бакый агага багышлап шигырьләр дә иҗат иткән.
давылга тиң ихтыяр көченә Ия булган бакый урманче дип яза ул ике сүнмәс якты йолдыз дигән шигырендә. Икенче сүнмәс йолдыз Советлар Союзы герое Бакый Рәхимов. Ул бакый ага әнисенең сеңлесе улы.
Бер нәселдә күпме шәхес тәрбияләнгән. Буа якташлык җәмгыятенең дә максаты Бакый ага белән бәйле һәр мәгълүматны туплап халыкка җиткерү.
Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче Эльвира ханым Казанга бик дулкынланып килдем ди. Үзе белән шәхси архивтан гаилә тарихы белән бәйле фотосурәтләр, язмалар да китергән.
Шулай ук Казанда да Бакый ага нәсел дәвамчылары яши. Шуларны берсе Эльвира Рәхимова.
Бакый ага Урманче шәхесенең иҗади мирасын, шәҗәрәсен барлау эше Буа якташлык җәмгыяте тарафыннан эзлекле рәвештә алып барыла.
Очрашуда катнашкан Безнең Мирас һәм Мәдәни җомга газетасы мөхәррире Ләбиб Лерон Бакый урманченың исмен мәңгеләштерүдә алып барган эшчәнлекләре өчен сынчының якташларына рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашуның дәвамы итеп Ирек Зкиров бакый Урманче туганннарын Буа шәһәренә Сабан туена кунакка чакырды.
Вәгъдә иман диләр бит. Милли бәйрәмнән тыш кунаклар Бакый Урманче белән бәйле истәлекле урыннарны да зыярәт итте.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклыры.











