17 нче июньнән –19на кадәр Казанда Россия – АСЕАН саммиты башлана. АСЕАН безнең илнең мөһим дипломатик партнеры булып тора.Татарстан башкаласына 13 рәсми делегация, шул исәптән АСЕАН әгъзалары һәм берләшмә секретариаты вәкилләре килер дип көтелә. Төп чаралар «Казан Экспо» мәйданчыгында уза, анда 18 нче июньдә саммитның пленар программасы каралган. Шулай ук чаралар Галиәсгар Камал театрында, Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк, Уникаль осталык үзәгендә планлаштырылган. Саммитта Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлек буенча төрле тармакларда килешүләр төзелер дип көтелә.
Халыкара вакыйгага юллар һәм туристлык инфраструктурасы тәртипкә китерелде, шәһәр киңлекләре төзекләндерелде. Шулай ук чара вакытында шәһәрнең төрле өлешләрендә юл хәрәктләрендә чикләүләр кертелә. 19 нчы июнгә кадәр Казанкада көймәләрдә, катерларда йөрү тыела.Болар барсыда халыкара вакыйганы үткәрү вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә.











