Иртәнге чыгарылыш
17-19 июньдә Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитына төрле илләрдән делегацияләр чакырылган. Саммитның төп программасы 18 июньдә «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак. 17 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ – паркта узачак » Россия-АСЕАН » эшлекле форумына бизнес-бергәлекләр чакырылган.
Июньдә Казанның тарихи бистәсе шәһәр халкы һәм кунаклары өчен янә җәлеп итү үзәгенә әйләнде. «Җанлы бистә» проекты буенча Каюм Насыйри урамы һәм Юнысовлар мәйданында бөтен гаилә өчен бушлай чаралар уза.
«Татар кызы 2026» Халыкара конкурсының финалы Төрекмәнстанда октябрь аенда узачак. Россия төбәкләреннән, Төркия, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан барлыгы 40ка якын катнашучы төп «Татар кызы» титулын дәгьвалаячак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларынвакытлыча башкаручы Виктор Щетько белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бильярд буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаган Диана Мироновага котлау телеграммасын юллады. Бу танылган якташыбызның 16 тапкыр җиңүе.
Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге республика предприятиеләре һәм оешмалары, муниципалитетлары белән берлектә оештырылган чираттагы 38 нче гуманитар колонна юлга кузгалды.










