Күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Фаяз Хуҗин арабыздан китеп барды.
Ул Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буендагы урта гасыр шәһәрләре һәм Татарстанның археологик мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Фаяз Хуҗинның башкарган фәнни хезмәтләре, экспедицияләре, ачышлары һәм күпьеллык эше илкүләм археология фәненең мөһим өлешен тәшкил итә. Аның агарту эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия иде. Галимне Зәй районының Карман авылында җирләделәр. Аңа 75 яшь иде.











