Көндезге чыгарылыш
Бүген ТатарстанДәүләтСоветыРәисевазыйфаларынбашкаручыМаратӘхмәтовның туган көне, аңа 72 яшь тулды. Марат Әхмәтов май ае йомгаклары буенча «Медиалогия» компаниясе тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе төбәкләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре медиарейтингында 9 нчы, Идел буе федераль округы парламентлары җитәкчеләре арасында икенче урынны алды.
Казан 17–19 июньдә узачак Россия – АСЕАН саммитын уздырырга әзер. Бу хакта шәһәр Казан мэры Илсур Метшин белдерде. Ул башкалада яшәүчеләрдән транспорт хәрәкәтен чикләү чараларын аңлап кабул итүләрен, аэропортка баручылардан аэроэкспресс хезмәтеннән файдалануларын сорады.
Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башланды. Быел ул белем бирү форумы форматында уза һәм 20 июньгә кадәр дәвам итә.Быел театр форумында катнашучылар саны 300дән артып китә.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны 20 сентябрьдә уздыру турындагы Указга кул куйды. Барлыгы илдә төрле дәрәҗәдәге 2 мең 200дән артык кампания узачак, 20 мең 700 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазыйфаларны алмаштыру күздә тотыла.
Башкалабыз Казан АСЕАН илләре саммитында катнашучыларны каршылый. Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортында АСЕАНның Генераль секретаре Као Кимхорнны каршы алдылар. Шулай ук Татарстан башкаласына Мьянма Берлеге Республикасы Президентының Махсус вәкиле Хау Кхан Сума килде.
Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башланды. Быел ул белем бирү форумы форматында уза һәм 20 июньгә кадәр дәвам итә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны 20 сентябрьдә уздыру турындагы Указга кул куйды. Барлыгы илдә төрле дәрәҗәдәге 2 мең 200дән артык кампания узачак, 20 мең 700 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазыйфаларны алмаштыру күздә тотыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Синтез» спорт клубын — 2025/2026 елгы сезонның ир-атлар командалары арасында ватерпол буенча Россия Кубогы һәм Суперкубогы иясен хөрмәтләү тантанасында катнашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Татарстан Министрлар Кабинеты 2026 елның 8 июленнән 10 июленә кадәр Казанда «Дрон Экспо 2026» пилотсыз авиация системаларының Халыкара күргәзмә-форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составын раслады. Бу хакта боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.










