Кичә беренче көнендә эшлекле форумда катнашучыларны һәм кунакларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде. Ил башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия бизнес бергәлекләренең һәм АСЕАН әгъза-дәүләтләренең әйдәп баручы вәкилләрен җыйган эшлекле форум аерым әһәмияткә ия, чөнки быел Россия-АСЕАН мөнәсәбәтләренә 35 ел.
Саммитта Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлек буенча, төрле тармакларда чит илләр белән килешүләр төзелде.Бүген төп чаралар «Казан Экспо» мәйданчыгында уза, анда бүген саммитның пленар программасы каралган. Мөһим юнәлешләр арасында сәүдә,, инвестицияләр, энергетика, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру тармаклары.
Беренчел исәпләүләр буенча, Казанга бу көннәрдә сигез меңнән артык кунак килер дип фаразлана. Шулай ук Саммит көннәрендә Уникаль осталык үзәгендә республика казанышлары күргәзмәсе эшли. Ә атна ахырында форум кунаклары Казанда милли җәйрәмебҗез Сабантуен күрә ала.











