Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана дип белдерде синоптиклар. Бүген 18 нче июнь көнне, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 14 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 26 градуска кадәр күтәрелә. Синоптиклар әйтүенчә июнь ае азагына кадәр температура фоны нормадан ике-өч градуска югарырак булыр дип көтелә.











