Бүген 19 нчы июньдә Казанда Россия-АСЕАН саммиты тәмамлана. Быел Россия бизнес бергәлекләренең һәм АСЕАН әгъза-дәүләтләренең әйдәп баручы вәкилләрен җыйган эшлекле форум, аерым әһәмияткә ия иде, чөнки быел Россия-АСЕАН мөнәсәбәтләренә 35 ел. Халыкара саммит Россия Президенты Владимир Путин һәм 11 Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре иләре башлыклары катнашында узды.
Саммитта Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлек буенча, төрле тармакларда чит илләр белән килешүләр төзелде. Төп чаралар «Казан Экспо» мәйданчыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге айти паркта, Галиәсгар Камал театрында үтте. Форум кысаларында сәүдә, инвестицияләр, энергетика, мәгариф, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру тармаклары буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук бүген, саммит кунаклары өчен “Татарстанда эшләнгән” дип исемләнгән күргәзмә дәвам итә, 20 нче һәм 21нче июнь көннәрендә, күргәзмә башкалабыз халкы өчен ачык була. Ә иртәгә форум кунаклары, милли бәйрәмебез Сабантуе гореф гадәтләре белән таныша ала.











