Атналык күзәтү.
Бу атнада республикабыз халыкара дәрәҗәдәге кунакларны кабул итте. Россия Федерациясе һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында мөнәсәбәтләр урнашуга 35 ел тулуга багышлап үткәрелгән Россия-АСЕАН саммиты чараларында катнашу өчен Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде.
Россия-АСЕАН саммиты 17 июнь көнне эшлекле форум белән башланып китте. Россия Президенты саммитта катнашучы делегацияләр башлыклары белән ике яклы очрашулар үткәрде, Казан Кремлендә булды. Шулай ук чәршәмбедә башкалабызда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия — АСЕАН саммитында катнашучы делегацияләр башлыклары хөрмәтенә Россия Федерациясе Президенты исеменнән рәсми очрашу һәм тантаналы кабул итү оештырылды. Пәнҗешәмбе көнне Россия — Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитының 35 еллыгына багышланган пленар утырыш булды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Владимир Путин 11 чит ил дәүләте башлыклары белән очрашулар уздырды.










