Иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә. Совет халкы Ватанын яклап, дошманга бар көченә каршылык күрсәтә. Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда төгәлләнә.
Фашистлар иле тар-мар ителә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән фаҗигале сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Аларның 8,7 миллионнан артыгы яу кырларында һәлак булган. Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 350 меңгә якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак була. 22 июнь көнне Россиядә дәүләт флаглары төшерелә. 2020 елдан Россиядә бу көнне гомумроссия буенча бер минут тынлык игълан ителә. Ул барлык төбәкләрдә бер вакытта — 12.15тә уза.











