Биредә балалар өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Шулай ук «Салават күпере» журналы нәшер иткән китаплар ярминкәсе эшләде. Китап сатып алучыларга һәм журналга язылучыларга бушлай аквагрим ясату мөмкинлеге тәкъдим ителде. Бәйрәмнең җырлы-биюле өлешен «СалаваTik»лар төркеме башлап җибәрде. Алар килгән һәрбер кешене сәламләп «Әссәламәгаләйкүм» җырын башкарды. Тамашачылар яшь артистларның җырларына кушылып биеде











