Иртәнге чыгарылыш
Бүген – Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы адресын үзгәртте.
Татарстанда газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән кешеләрне 1,1 миллион сум күләмендә штрафка тартканнар.
Республикада рәсми рәвештә һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү кампаниясе башланды.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлануын һәм җиңүчеләр буынының батырлыгын искә төшерде. Бу хакта ул үзенең Макстагы каналында язган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты. Алар киләчәктәге хезмәттәшлек, аерым алганда, гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итү, шулай ук «Дәвамлы актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «медицина эшләнмәләре мөрәҗәгате «Новамед» медицина эшләнмәләре VI Бөтенроссия Халыкара форумы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова катнашты.










