Мәктәп каникулларының-иң кызган чагы. Бу балалар өчен файдалы ял оештыру чоры. Мәктәп яны лагерьлары меңләгән балаларны кабул итте. Моннан тыш, күп кенә шәһәрләрдә буш вакытны оештыруда территориаль үзидарә советлары да ярдәм итә. Гомумән алганда, территориаль иҗтимагый үзидарәләр халыкка үз районнары, ишегаллары, урамнары тормышына турыдан-туры йогынты ясарга, тормыш сыйфатын яхшырту өчен теләкләрен берләштерергә мөмкинлек бирә. Лениногорск һәм Азнакай районнарында эш ничек бара? Бу хакта алдагы язмада.











