«Безнең ишегалды» төзекләндерү программасы буенча Казанда 30 меңгә якын бушлай парковка урыны булдырылган. Казанда барлык ишегалды парковкалары бушлай, аннан һәркем файдалана ала. 2020нче елдан шәһәрдә «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасы эшли, аның кысаларында халык белән килешү буенча өстәмә парковка урыннары булдырыла. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә 30 меңгә якын бушлай парковка урыны булдырылган.











