Яңа проект җитәкчесе Альмир Җораев балалар ялын яңача оештыру серләрен ача.
Республика буйлап район-авылларда балалар өчен лагерьлар саны елдан-ел арта. Оештыру ягыннан да заманча үзгәрешләр ала. Шундыйларның берсе Чирмешән районы Бәркәтә авылында «Әйдә» балалар иҗат проекты. Бүген актуаль әңгәмә сәхифәсе кунагы әлеге проектның җитәкчесе Альмир Җораев лагерь турында тулырак сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











