Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт дары заводында булды. Предприятие 238 еллыгын билгеләп үтә. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган завод хезмәтчәннәре истәлегенә салынган мемориалга чәчәкләр салды.
Бүген ТАССР төзелү көне. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын котлады.
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында традицион «Ак чәчәкләр» премиясен тапшыру тантанасы узды. Җиңүчеләр алты номинация: «Ел табибы», «Уникаль очрак», «Һөнәргә тугрылык», «Шәфкатьлелек һәм кайгырту», «Яшь гвардия», «Сәламәтлек синергиясе: Команда көче гамәлдә» номинацияләре буенча бүләкләнде.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Михаил Громов исемендәге очу-тикшеренү институты территориясендә илебез авиациясе үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанның Совет районында «Кеше приюты» хәйрия проектының яңа пункты ачылды. Биредә кайнар ризыкка мохтаҗ һәр кешегә бушлай ризык таратыла. Мохтаҗлар якшәмбедән тыш, көн саен көндезге сәгать 11дән бергә кадәр Латыш Укчылары урамы, 19 йорт адресы буенча тукланырга килә ала.
Татарстаннан Кырымда ял иткән балаларны Краснодар краена күчергәннәр. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде. Артекта, Фороста һәм Алуштада ял иткән барлык балалар Сукко бистәсенә күчерелгән.
Кичке чыгарылышлар
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов авиация тармагын үстерү буенча комплекслы программаны тагын биш елга – 2035 елга кадәр озайту тәкъдимен кертте.Россиянеңавиатранспорттармагынүстерүнеңгамәлдәге комплекслыпрограммасы2022 елның июнендә расланганһәм 2030 елга кадәр исәпләнгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин һәм Республика Рәисе хакимияте Җитәкчесе Әсхәт Сәфәров шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдылар.
Татарстаннан Кырымда ял иткән балаларны Краснодар краена күчергәннәр. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде. Артекта, Фороста һәм Алуштада ял иткән барлык балалар Сукко бистәсенә күчерелгән.
Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
Татарстан парламенты делегациясе «Төбәкләрнең икътисади хезмәттәшлеге – Россия һәм Беларусьның тотрыклы үсеш нигезе» дип аталган 13 нче форумда катнаша. Форум ике көн дәвамында, 25 һәм 26 июньдә, Минск шәһәрендә һәм Минск өлкәсендә уза.
Татарстаннан Кырымда ял иткән балаларны Краснодар краена күчергәннәр. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде. Артекта, Фороста һәм Алуштада ял иткән барлык балалар Сукко бистәсенә күчерелгән.










