Атналык күзәтү.
Казандагы “Приют человека” проекты колачларын киңәйтә. Ул тормышта бик авыр хәлдә калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгырта, аларны көн саен кайнар ризыклар белән тукландыруны оештыра.
“Росприроднадзор” Федераль хезмәтенең Идел-Чулман терриория Идарәсе коллективы өй туена, ягьни яңа бинага күчәргә әзерләнә. Идарә җитәкчесе Фаяз Шакиров экология, әйләнә-тирә мохитны саклауда зур эшләр башкаручы коллективның шатлыгын радиотыңлаучылар белән дә уртаклашты.
Бу минутларда Удмурт халкының «Гырон Быдтон» республикакүләм традицион мәдәнияте бәйрәме Мамадыш районында уза. Язгы кыр эшләрен тәмамлауга багышланган милли бәйрәм Пуйкә авылында үтә.
Владимир Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә чыгарылыш студентларын дипломнар тапшыру тантанасы узды.










