Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышын тыңларга кыстап, кызыктырып торасы юктыр. Чөнки аның беренче җөмләсен ишетүгә үк, яңа бер дөньяга кереп чумасың да, инде бүтән аерылып булмый. Әйе, хәзер игътибарыгызга атаклы радио режиссеры, актер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм тәрҗемәче Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗановның “Әтием һәм Тукай” дигән документаль әсәре тәкъдим ителә.









