2026 елның 5 июлендә Казан шәһәре гаилә кыйммәтләрен өйрәнү үзәгенә әверелә. Биредә VI Казан “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале. Әлеге зур фестиваль Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап уздырыла. Чараның үзенчәлекләре турында студиябез кунагы Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләр.











