Премьера ел ярым әзерләнде. Фантастик әкиятнең авторы – Зөлфәт Хәким. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, сценарий авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. “Туган Батыр» спектакле милли мифларны һәм бүгенге заманны чагылдыра. Спектакльнең нигезенә Туган илеңне ярату, үз гореф-гадәтләреңне саклау, әби-бабаларыңа хөрмәт салынган. Спектакль шулай ук Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе ярдәме белән дә тормышка ашырыла. Спектакльгә композитор Эльмир Низамов белән Рүзәл Мөхәммәтшин 8 җыр язган. Рольләрне күбесенчә яшьләр уйный.











