Төбәк масакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре ни өчен аптырашта?Төп сәбәп киләчәктә барлык газета-журналлага язылу бәясенең артуы. Бу авыр мәсьәләне чишү юллары да бар. Әнә шул хакта Татарстан Журналистлар берлегендә узган киңәшмәдән хәбәрчебез Эльза Әхмәтҗанова белеп кайтты.
Төбәк журналистлары чаң суга! Киләсе елдан икъдисади яктан тотрыклы булган регионнар, шул исәптән Татарстанда да газета-журналларга язылу өчен каралган ташламалар бетергә мөмкин.
Татарстан ил буенча иң укый торган регионнар арасына керә. Республикада 600дән артык массакүләм мәгълүмат чаралары теркәлгән. “Татмедиа” җәмгыяте канаты астында чама белән 100 гә якын республика һәм районкүләм газета һәм 20ләп журнал бастырыла. Күпмилләтле Татарстан җирлегендә рус һәм татар басмаларыннан тыш чуваш һәм удмурт телләрендә дә матбугат бар. Димәк, социаль ташламалар бетерелә икән милли басмалар саны бермә-бер кими дигән сүз.
Республика журналистлары берлегенең чираттан тыш утырышында, ташламаларны бетерү белән бәйле проблемалар турында фикер алышты, чыгу юллары да тәкъдим ителде. Язылу кампанисе башланырга әле вакыт бар, шуңа да Татарстанның массакүләм магълүмат чараларына булган ташламаларны саклап калыр өчен, барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк дип белдерде Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев.
Эльза Әхмәтҗанова, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.











